-4 °С
Болытлы
Бүген җылыту мизгеле 44 муниципалитетта башланган, алар исәбендә Күмертау, Межгорье, Октябрьский, Сибай шәһәрләре һәм районнары. Салаватта, Стәрлетамакта, Уфадә, Нефтекамада, Агыйделдә һәм кайсы бер районнарда әлегә карар кабул ителмәгән. Әлеге вакытта 1450 социаль әһәмиәтле учреждениега һәм 1646 күп фатирлы йортка җылы бирелгән. Көндөз һәм төндә температураның кинәт үзгәрүен исәпкә алып, Ирина Голованова бөтен муниципалитетларга 1 октябрьдән социаль объектларга, ә 7 октябрьдән торак йортларга җылы бирүне башларга тәкъдим итте.