Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 сентябрь , 09:44

Ялларда һава торышы шәп булачак

Синоптиклар шулай дип вәгъдә итә.

Автор фотосы
Автор фотосы

Башкортстанда ялларда һава торышы шәп булырга охшаган. Һәрхәлдә, Башгидрометүзәктән хәбәр итүләренчә, көннәр +22 градуска кадәр җылыначак.

Бүген, 27 сентябрьдә, республикада явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача. Термометр баганалары көндез +16, +21 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шимбә һәм якшәмбе, 28 һәм 29 сентябрьдә, шулай ук явым-төшем булмаячак. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача, көндез республиканың төньягында көчле җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +4, +9 градус булып, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә 0, -2 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +17, +22 градус җылы булуы фаразлана.

Шушы булырмы икән “әбиләр чуагы”? Әллә соңрак килерме ул? Ничек уйлыйсыз?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: