Баймакта Русия герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге кубокка "Җәйге Шәйморатов уеннары"ының төбәк этабы үткән. Уеннарда Урал арты мәктәпләренең Шәйморатов класслары укучылары командалары катнашкан.
Ярышларның беренче этабында укучылар спорт эстафеталарында көч сынашкан. Ярыш программасы бик бай булган. Командалар йөгерүдә, сикерүдә, мәргәнлек һәм зирәклек таләп иткән гади булмаган бәйгеләрдә ярышкан. Мавыктыргыч ярышлар киеренке көрәштә барган. Укучылар тизлек, җитезлек һәм зирәклек, бер команда булып көрәшә белүләрен күрсәткән
Шәйморатовчылар сынауларны лаеклы үткән. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зилаер авылының Ш. Бабич исемендәге Башкорт гимназиясе җиңүче булган. Арытаба ул район исеменнән республика уеннарында катнашачак.