Уфа фән һәм технологияләр университетының «Киләчәк моторлары» алдынгы инженерлык мәктәбенең яшь галимнәре «ЭТК» җәмгыяте белгечләре белән берлектә пилотсыз ЭД-БАС-4950 / 400 өчен магнитлы йомшак материалдан магнит үткәргечле югары нәтиҗәле контактсыз электр двигателен серияле җитештерүгә җибәрергә әзерләнәләр.
Исегезгә төшерәбез, узган елның сентябрендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров төбәктә пилотсыз авиация системалары тармагын үстерү буенча Дирекция төзү турындагы указга кул куйды. - Без пилотсыз авиация – ул киләчәк икәнен аңлыйбыз. Илдә хәзер, хәрби ихтыяҗлардан тыш, пилотсыз очу аппаратларын гражданнарча куллануга ихтыяҗ формалаша. Безнең республикада мондый техниканың аерым производстволары бар инде. Әмма җитди фәнни базага һәм пилотсыз очкычларны серияле җитештерүгә күчү мөһим, - диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. - Бу зур эшнең бер өлеше, без аның горизонтын 2030 елга кадәр билгеләдек.