Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 сентябрь , 17:29

"Кузнецов затоны"нда заманча юл салына

Ул Уфа көньягындагы юл челтәрен җайга салачак.

"Кузнецов затоны"нда заманча юл салына
"Кузнецов затоны"нда заманча юл салына

Быел 1 октябрьдә Уфада Степан Кувыкин урамына күтәрелү белән генерал Рыленко урамы буенча һәм Пугачев урамы киселешендәге транспорт чишелешендә автомобильләр хәрәкәтен җибәрмәкчеләр. Бу хакта Башкортстан Башлыгы үткәргән оператив киңәшмәдә Уфа шәһәре башлыгы Радмир Мәүлиев белдерде.
Билгеле булуынча, "Көньяк капкалар" зур күләмле проекты Уфадагы гомум 2,5 километр озынлыгындагы Пугачев урамы реконструкциясен, 1,2 километр озынлыгындагы генерал Рыленко урамын төзү һәм шул урамнар киселешендәге транспорт чишелеше реконструкциясен үз эченә ала.
Уфа хакимияте башлыгы билгеләвенчә, объектларның төзелеш әзерлеге 75 проценттан артык тәшкил итә. Пугачев урамындагы Геофизиклардан алып Бородинскийга кадәр участоктагы эшне 2025 елның өченче кварталында тәмамлау күзаллана.
Республика Башлыгы билгеләвенчә, объектларның барысын да ачу микрорайондагы транспорт агымын яхшыртырга булышачак.
-"Көньяк капкалары" - гади булмаган проект. Ул Уфа көньягындагы юл челтәрен сизелерлек көйлиячәк. Бу - зур казаныш. Барлыгы аңа 10,5 млрд сум акча салынды. Эшнең бөтен этапларын да җиренә җиткереп тәмамларга кирәк. Шунысын да әйтәсем килә, алдагы елда "Кузнецов затоны"нда 2200 урынга Идел буе федераль округындагы иң зур мәктәп файдалануга тапшырылачак, -диде Радий Хәбиров.

Фото:pravdapfo.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: