Бүген республика җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә башка мәсьәләләр белән берәттән күп балалы гаиләләргә яңа ярдәм күрсәтү чаралары тикшерелде. Алар Рус ия президенты Владимир Путин указына ярашлы билгеләнгән.
БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазифасын башкаручы Ленара Иванова белдерүенчә, Башкортстанда өч һәм аннан күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләрнең мәктәп укучылары шәһәр җәмәгатьчелек транспортында бушлай йөри алачак. Шулай ук мондый гаиләләрдәге балалар музейлар, парклар һәм күргәзмәләргә бушлай керә ала.
Республикада күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең башка төрле формалары да эшли. Мәсәлән, мәктәпләрдә һәм махсус урта белем бирү йортларында укучылар бушлай туклануга, табиб рецепты буенча дарулар белән тәэмин ителүгә, торакка түләгәндә ташламаларга ия. Хәзер инде ихтыяҗлык дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә республика шәһәрләрендә яшәүче мондый гаиләләрдәге укучылар транспортта бушлай йөри ала.
БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Любовь Минакова әйтүенчә, Башкортстанда 1 сентябрьдән бу ярдәм белән 7835 бала файдалана ала. Ташламага ия булу өчен гариза язарга кирәк булачак. Баланың ата-анасы яисә аның законлы вәкиле муниципалитет хакимиятенә гариза язарга һәм кирәкле документларны тапшырырга тиеш.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Санлы үсеш министрлыгына 7 октябрьгә кадәр күп балалы гаиләрдәге укучыларның җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын алу тәртибен булдыра алганча гадиләштерергә кушты. "Югыйсә, без яхшы эш эшлибез, асылда исә кешеләр канәгать түгел. Кешеләрне кәгазьләр белән кугалап йөртергә кирәкми - хәзер башка вакыт. Анда гаилә статусын раслаучы бер генә белешмә кирәк",- диде ул кирәкле белешмәләрне электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеген уйларга кушып.