23 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна саен үтүче оператив киңәшмәдә муниципалитетлар җитәкчеләренең вәкаләтләрен тапшыруларына бәйле хәл-вакыйгалар торышын аңлатты.
- 6-8 сентябрьдә республикада җирле үзидарәнең вәкалатле органнарына депутат сайлаулары үтте. Һәм үткән атнадан алып муниципалитетларда яңа сайланган депутат Советларының беренче оештыру утырышлары башланды. Законга ярашлы, муниципаль берәмлек хакимияте башлыгының хезмәт контракты аны тәгаенләү турында карар кабул иткән җирле үзидарә органнарының вәкаләтләре сроклары белән тәмамлана. Шуңа бәйле рәвештә, бездә 50 шәһәр һәм район хакимияте башлыклары вәкаләтләрен калдыра, - диде Радий Хәбиров. - Шул ук вакытта вакытлы басмаларда теге яки бу башлык вәкаләтләрен тапшырды дигән мәгълүматлар пәйда була башлады. Ассызыклап әйтәм, беркем дә үзенең вәкаләтен ташламый. Әйе, без билгеле кадрлар эше үткәрәбез. Төрле сәбәпләргә бәйле муниципалитетларның зур булмаган өлешендә башлыклар, пенсия яше җитү, сәламәтлеккә бәйле, чынлап та, китә. Әмма җитәкчеләрнең күпчелеге депутатлар игълан иткән конкурста яңадан катнашачак. Бу чорда аларның вәкаләтләрен хакимият башлыгы урынбасарлары башкарып торачак.