Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 сентябрь , 11:13

Бүген фестивальнең йомгаклау көне

Бүген Уфада ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итү һәм социаль адаптацияләү буенча “Вернуть детство” округ фестиваленең йомгаклау көне.

Бүген фестивальнең йомгаклау көне
Бүген фестивальнең йомгаклау көне

Бүген Уфада ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итү һәм социаль адаптацияләү буенча “Вернуть детство” округ фестиваленең йомгаклау көне.

Алдагы ике көн дәвамында фестивальдә катнашучылар традицион спорт ярышларында, “МастерОк”, “Звезды детства”, “Ума палата” конкурсларында, кулинар көрәштә көч сынашты. Ярышлар күңел ачу чаралары, экскурсияләр һәм дискотекалар белән үрелеп барды. Шул ук вакытта оештыручыларның төп максатларының берсе балаларга һөнәри юнәлеш бирү иде. Шул максаттан алар уку йортларына да сәяхәт кылды.  Бүген иртәнге якта алар Евразия фәнни-гамәли үзәгенең вузара студентлар кампусында булды. “Башкортстан” телерадиокомпаниясен карады. Шулай ук фестивальдә катнашучылар өчен  Башкорт дәүләт аграр университетының университет ветеренария клиникасы үз ишекләрен ачты.

Фестиваль бүген кич республиканың үзәк мәдәни мәйданчыкларының берсе булган "Башкортостан" дәүләт концертлар залында зур концерт белән тәмамлана. Анда конкурсларда һәм ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: