Башкортстанның Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров отставкага китте.
Сәбәбе – район башлыгы контрактының срогы тәмамлану. Әлегә Чишмә районы җитәкчесе вазифаларын беренче урынбасар, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Эрнес Кәримов башкарачак.
Муниципаль район һәм шәһәр округларының вәкиллекле органнарына узган сайлауларга бәйле, хакимият башлыкларының вәкаләтләре тәмамланды. Хакимият башлыгы вазифасын алмаштыруга конкурс игълан ителә. Хакимиятнең элекке башлыгы конкурста катнаша ала.
Чишмә районында хакимият башлыгы вазифасына конкурс игълан ителгән инде.
Исегезгә төшерәбез, Ришат Мансуров муниципалитетны 2020 елның июленнән җитәкләде. 2022 елның августында Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуровның вәкаләтләре шулай ук контракт вакыты тәмамлануга бәйле туктатылган иде.