Уфада 17-19 сентябрьдә үткән Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең иҗат һәм фән интеллигенциясенең унҗиденче форумы ”Бәйсез Дәүләтләр берлеге: уртак рухи кыйммәтләр һәм мәдәниятләр төрлелеге” дип аталды.
Анда Беларусь, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Русиядән 200дән артык иҗат әһеле катнашты. Әлегә кадәр Русия башкаласында гына үткәрелгән форум быел Уфада үткәрелде. Моның сәбәбен БДБ илләрендә гуманитар хезмәттәшлекнең дәүләтара фонды идарәсенең рәисе, Әзербайҗанның Русия Федерациясендәге тулы вәкаләтле илчесе, җырчы, композитор Палад Бюльбюль углы Уфаның югары мәдәниятле һәм данлы тарихлы шәһәр булуы белән аңлатты. Форум кунагы Совет мәйданындагы генерал Шәйморатов һәйкәле һәм андагы композицияне югары бәяләде.
РФ Президентының фондтагы махсус вәкиле һәм аның идарәсенең рәистәше Михаил Швыдкой, катнашучыларны тәбрикләп, форумга нәтиҗәле эш теләде.Чарада катнашучыларны Республика Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде һәм мәртәбәле форумның уңышлы үтүенә фатыйха бирде.
Форумның беренче көнендә “Хезмәттәшлек йолдызлары” премияләрен тапшыру тантанасы үтте, панель дискуссиядә илләр арасында хезмәттәшлек һәм дуслыкны ныгыту юллары тикшерелде.
Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе, философия фәннәре докторы Зөһрә Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге панель дискуссиядә, төрле ил вәкилләре чыгыш ясап, илләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүнең төп юллары ачыкланды. Бүгенге глобаль үзгәрешләр чорында бердәмлекне ныгытуның бар илләр өчен дә мөһимлеге күрсәтелде.
Беренче көн “Башкортстан” дәүләт концерт залында Башкортстан дәүләт симфоник оркестры һәм БДБның яшьләр симфоник оркестрының концерты белән тәмамаланды. Төрле илләрдән килгән артистлар дирижерлыгында башкарылган симфоник музыка шедеврлары кунаклар күңеленә бик хуш килде. Русиянең халык артисты, дирижер Сергей Скрипканы алкышлаулар көчле овацияләргә күчте.
Икенче көнне түгәрәк өстәлләрдә илләр бердәмлеген ныгытуның төрле юнәлешләре каралды. Анда уку йортлары хезмәттәшлеге, кино сәнгате, Бөек Ватан сыгышындагы җиңүнең 80 еллыгын каршылау, волонтерлыкта хезмәттәшлек һәм башка мәсьәләләр күтәрелде .
Мәсәлән, “Яшьлек йорты”нда үткән дискуссия мәйданчыгында волонтерлык – ирекмәнлекнең һәр илдәге уңай тәҗрибәсе анализланды, аны башкаларга җиткерү, киләчәктә уртак максатларга бару юллары билгеләнде. Бу өлкәдә бар илләрдә дә зур эшләр бара, СССР чорындагы мәдәни кодларны онытмау, аларны тагын да баету һәм яшь буынга җиткерү, шул нигездә хезмәттәшлек һәм халыклар дуслыгын ныгыту хакында фикер алышулар булды. Республиканың Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Вито Сабиров Башкортстан һәм Үзбәкстан яшьләре арасында хезмәттәшлек хакында килешү төзелүен хәбәр итте. Бу хезмәттәшлеккә булган теләкләрен катнашучылар махсус альбомга теркәп тә куйды.” Димәк, уртак тарих языла да башланды”, –диде Үзбәкстан волонтерлары җитәкчесе Ширин Абидова. Нәтиҗәдә дискуссия мәйданчыгында Башкортстан республикасының Халыкара дуслык клубы ачылу хакында игълан ителде. “Яшьлек йорты”ндагы башлангыч киләчәктә берлек илләре яшьләренә мәгарифтә, фәндә, сәнгатьтә, спортта, мәдәнияттә төрле проектларны бергәләп эшләү өчен киң мөмкинлекләр ачачак.
Гомумән, форумда яңгыраган һәр чыгыш кызыксыну тудырды һәм зур игътибар белән тыңланды. Һәр ил бу мәртәбәле форумга лаеклы кешеләрен җибәргән, һәм андый зыялы затлар үз республикаларындагы милли-мәдәни үсешне күрсәтә алды. Бу беренче көндә үк күренде, һәм ул форумның уңышлы үтүен тәэмин дә итте. Шуңа да катнашучылар эшләреннән бик канәгать калды, ә бу оештыручыларның төп максаты да иде.
Мәсәлән, Алма-Атадан килгән сәнгать белгече, архитектор-реставратор, профессор Гөлнара Камалова болай диде:” Форумдагы чыгышлар, фикер алышу, очрашулар, танышулар мине һөнәри яктан баетты. Анда җылы, дусларча атмосфера хакимлек итте. Уфа күңел көткәннән күпкә матуррак тәэсир калдырды, тагын да киләсе, мәдәни ядкәрләр белән танышасы, өйрәнәсе килде”.
Чыннан да, форумда катнашучы һәркем үз эшчәнлегендә файдаланырлык фәһем алды, фикердәшләр тапты, алар белән аралашты һәм киләчәктә уртак хезмәттәшлек юлларын билгеләде. Уйда, мәдәнияттә һәм гамәлдәге берлек төрле илләрдән килгән зыялыларның күңел офыкларын киңәйтте, аңа тирән мәгънә салды һәм киләчәккә өметләрен арттырды.