Башкортстанда яшәүче пенсионер ханым яңа бәрәңге уңышының бер өлешен махсус хәрби операция зонасына озаткан.
83 яшьлек Валентина Иванованың бу гамәле турында Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов хәбәр итте.
Валентина Васильевна Дуслык авылында яши. Узган ялларда ул яңа бәрәңге алган һәм дүрт капчык уңышны бүген алгы сызыкта хәрби бурычларны үтәүче якташларына җибәрергә булган.
“Егетләр туган як бәрәңгесен ашасыннар, көчле һәм сәламәт булсыннар”, – ди Валентина Иванова.
Район башлыгы сүзләренчә, пенсионер ханым урындагы “Изге йөрәкләр” волонтерлар клубына да даими ярдәм итеп тора.
“Маскировка челтәрләрен үрү өчен материаллар сатып алуга акча тапшыра. Валентина Васильевна Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовик әтисе һәм тыл хезмәтчәне булган әнисе истәлегенә якташларына ярдәм итә” дип язган Айдар Суфиянов үзенең социаль челтәрдәге сәхифәләрендә.