Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 сентябрь , 18:29

Иреннәрдә кала чия тәме

Тәмлесен эзлисезме сез дә?

Иреннәрдә кала чия тәме
Иреннәрдә кала чия тәме

Тәмлесен эзлисезме сез дә?

 

Сез дә шундыймы, дуслар, кибетләргә кергәч, ниндидер яңа тәм, яңа ризык эзләтә. Чөнки барысын да авыз иткән бар кебек, кайберләре үз тәменә ышандырып, тугрылык яулый алмый айлар буе киштәдә ята бирә. Кулланучыар да сәлмәтлеген хәстәрли белән, ризыкның составын укый. Укый да, нидер ала. Ә менә ешрак күзәтсәң, кулына алганны, кайдадыр җитештерелеп, ялтыравык капларга салып китергәнне кире киштәгә сала да, аптыраган кыяфәттә ары китә.  Әллә ялкытты бу тәмнәр... Ялкытмас та иде, сыйфатлары белән игътибарны җәлеп итми алар хәзер. “Үзебезнекен сайлагыз!” дигән чакыру менә нәкъ шушы очракта үзен аклый да инде. Чөнки үзебезнең җитештерүчеләр кулланучыларның сәламәтлеген, ашау культурасын, ризыкка талымлылыгын исәпкә алып, күңел салып җитештерә. Илеш уңганнары әледән-әле яңалык кертеп, якташларының тормыш-көнкүрешенә, яшәешенә бизәк, иртәгәсе көнгә өмет-ышанычлар өсти торгннардан. Менә бүген дә,  Якты кояшлы сентябрь иртәсендә Югары Яркәйдә кулланучылар өчен тагын бер тәмле нокта ачылды.  “Чия”дә үзләренә әзерләгән кебек әзерлиләр. Сыйфатлы,  күптөрле ризык төрләрен кулланучыга тәкъдим итәләр. Шундый ризык талымлаган кешеләр бүген “Чия”гә күпләп килде. Хәтта ки гаиләләре белән килеп, яңа тәмнәрне табып, төрлесеннән сатып алды. Менә шундый матур, авыз суларын китерерлек фотосурәтләр дә ясады, таныш-белешәргә юллады. Мөгаен, бу көн “Гаилә елы”ның матур бер истәлеге булып калыр алар өчен.

Әйткәндәй, “Чия”дә барлык төр ризыклар да хәләл! Әлбәттә, чияле бәлешләре дә бар. Тәме дә иреннәрдә кала!

Иреннәрдә кала чия тәме
Иреннәрдә кала чия тәме
Иреннәрдә кала чия тәме
Иреннәрдә кала чия тәме
Иреннәрдә кала чия тәме
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: