Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 сентябрь , 09:18

Әбиләр чуагы кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

Яңгырлы җәйдән соң кояшлы көз аеруча тансык. 

Лилия Гарипова
Фото:Лилия Гарипова

Бу ялларда Башкортстан халкын җылы һава торышы һәм әбиләр чуагы көтә.  Синоптиклар фаразлары буенча,  бүген, 13 сентябрь көнне явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан талгын. Һава температурасы көндез  +18,+23° кадәр күтәреләчәк.

Шимбә көнне, 14 сентябрьдә, шулай явым-төшем фаразланмый. Һава температурасы төнлә   +4,+9°, аерым көнчыгыш районнарда һавада һәм туфрак өстендә кырау төшмәкче 0,-2°, көндез  +18,+23° градуска кадәр җылы булмакчы.

Якшәмбе көнне, 15 сентябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә +5,+10°, көндез +18,+23°.

Көзге җылы көннәр белән ләззәтләнеп калыйк, дуслар! Яңгырлы җәйдән соң коры һәм кояшлы көннәр шулкадәр тансык бит! 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: