Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 сентябрь , 15:42

Аның эш нәтиҗәләре турында Русия президенты һәм җәмгыять бәяләре сөйли

Бүген, 12 сентябрьдә, Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазифасының икенче срогына кереште. 

Аның эш нәтиҗәләре турында Русия президенты һәм җәмгыять бәяләре сөйли
Аның эш нәтиҗәләре турында Русия президенты һәм җәмгыять бәяләре сөйли

Төбәк белән җитәкчелек иткән чорда аңа һәм аның командасына җитди проблемалар белән йөзгә-йөз очрашырга туры килде: бу коронавирус пандемиясе дә, махсус хәрби операция башлануы да, икътисади санкцияләр дә.

         «Гади булмаган бу елларда без алга баруны дәвам иттек, Башкортстанның лидер төбәкләр арсында позицияләрен ныгыттык, сәнәгать үсешен, эчке төбәк тулаем продукты җитештерүен һәм бюджетны тутыруны тәэмин иттек. Заманча эш урыннары белән күп яңа предприятиеләр ачтык, сәнәгать кластерлары, индустриаль һәм технопарклар, илдә иң яхшыларының берсеннән саналган «Алга» аерым икътисади зонасын булдырдык. Халыкара юнәлештә эшләрне көчәйттек, дустанә илләрдәге партнерлар белән технологик корпорацияләр төзедек»,—диде Радий Хәбиров бүген инаугурация вакытында.

         БР Фәннәр академиясенең Стратегик тикшеренүләр институты директоры, доцент, сәяси фәннәр кандидаты Владимир Савичев республика җитәкчесенең бу сынауларны ничек үтүе турындагы фикере белән бүлеште.

         «Стандарт булмаган нәрсәләр, мәсәлән, мондый пандемия белән без күптән очрашканыбыз юк иде.  Ни эшләргә – барысы да эш барышында хәл ителде. Мондый хәлдә эшли һәм эшләтә белү — өлгергәнлеккә мөһим имтихан. Эш нәтиҗәлелеге турында Русия президенты һәм җәмгыять бәяләре сөйли. Радий Фәрит улы президентның уңай бәясенә лаек булды - бу аның Владимир Путин командасына керү күрсәткече.

                Без сайлауга килгән 80 процент кешеләрнең гамәлдәге башлыкны хуплауларын күрәбез. Абсолют саннарга карасак: бездәге 3 млн.-га якын сайлаучыларның 1млн. 700 меңнән артыгы Радий Фәрит улын сайлады.

         Бу җәмгыять һәм федераль үзәк ышанган кешенең яңа срокта эшли башлавын ачык күрсәтә».

"Горобзор" сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: