Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 сентябрь , 17:25

Чебурашка да сайлауга килгән

Күзәтүче блогерлар сайлау барышын яктыртты.

Чебурашка да сайлауга  килгән
Чебурашка да сайлауга килгән

Күзәтүче блогерлар сайлау барышын яктыртты.

 

 

Сайлауга килүче бабайлар яшьләре буенча берсен-берсе уздыра

Уфа районын Шамонино авылындагы  3076 санлы Сайлау участогы күзәтүчесе Алия Хасаева һәм Чишмә районының 3358 санлы Сайлау участогы күзәтүче блогеры Динара Нугаева туры эфирда  сайлау барышын яктыртты.

3076 сайлау участогы Уфа районының Шамонино авылында урнашкан. Алия  Гафур кызы белдерүенчә, бу участокка 2250 сайлаучы текрәлгән. Әлеге вакытка 50 % якыны тавыш биргәню

3076 участокка 3 биләмә керә, ул Шамонин авылы, “Южный”, “Радужное” бакчачылык ширкәтләре.

Сайлау өчен бөтен шартлар  да булдырылган. Кичә, ягьни, 7 сентябрьдә биред ярминкә узган. Укучы балалар үз куллары белән әзреләгән әйберләр, пешергән ризыклар белән сәүдә иткәннәр. Концерт номерлары сайлаучыларга бәйрәм кәефе өстәгән.

- Халык актив, сайлау җыр-моң белән үрелеп бара,

сайлаучыларның кәефе күтәренке, иң мөһиме – кешеләр матур итеп килеп, гражданнар активлыгы күрсәтәләр.

Билгеле булуынча, сайлау бюллетеньнәре 3 – урыс, татар, башкорт телләрендә басылган. Сайлау участогына килеп, үз телендә сайлау хокукы бар. Моны белеп,  кулланучылар дар бар.  

Шамонинода “Ак инәйләр” башкорт телендә бюллетеньнәр белән тавыш бирде.

Рәхмәт акциясе буенча приз отарга теләүчеләр бу хокуклар белән файдалана.

 Әлбәттә, бездә бик өлкән яшьтәге сайлаучыбыз да бар, аңа  95 яшь. Шуңа карамастан, ул беренчеләрдән булып, үзе участокка килеп, тавыш бирде, – диде Алия Гафур кызы.

Сайлау барышында төрле яшьтәге бик өлкшн кешеләрнең элеккечә гражданнар активлыгы күрсәтүенә шаһит булабыз. Әйтик, Кушнаренко районында 92 яшьлек бабайның республиканың киләчәге өчен тавыш бирүе турында әйткәннәр иде. Сайлаучыларга һәр урында яхшы кәеф бирү шартлары каралган. Шамонинода халыкны чәй эчереп, җыр-моң белән сыйлап җибәргәннәр.

Динара Дамир кызы Нугаева Чишмә районының 3358 санлы Сайлау участогыннан элемтәгә чыкты.

  • Кешеләр яхшы кәеф белән килеп, тыныч, матур гына итеп

сайлауда катнашалар. Мин 3нче көн биредә эшлим, бар да тыныч үтә. Гаилә белән дә, ялгыз да, олылар белән оныклар да килә. QR- билетлар, беләзекләр бирәбез.Балалар яраткан әкият герое  –Чебурашка балаларга мандарин тараттты, балалар аның белән фотога төште. Балаларга шарлар да бүләк итте.

 70 яшьтән өстә парлар Рөстәмовлар килеп тавыш бирде. Шундый,республика язмышы өчен борчылучы гражданнар күп.

 Активлык яхшы дәрәҗәдә, бүген өлкәнрәк яшьтәге кешеләр килә. Беренче көнне яшьләр күбрәк килде.

Гөлнара Солтанова фотосы.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: