Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 сентябрь , 11:34

Зиннәтуллиннар гаиләсе Башкортстан данын яклаячак

Алар Мәскәүдә Бөтенрусия гаилә фестиваленең федераль этабында катнашачак.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстан гаиләсе Мәскәүдә Бөтенрусия гаилә фестиваленең федераль этабында катнашачак.

Бөтенрусия гаилә фестиваленең федераль этабы 7 сентябрьдә Мәскәүдә узачак. Башкортстаннан Уфа районыннан Вәлиевлар-Зиннәтуллиннар гаиләсе чыгыш ясаячак. Алар – 8 июньдә Уфада узган фестивальнең төбәк этабында җиңүчеләр.

– Фестивальдә үзебезне сынап карау өчен катнаштык һәм шулкадәр мавыгып киттек, хәтта җиңдек! – ди Альбина Зиннәтуллина.

– Фестивальнең мохите яңа казанышларга рухландырды: үзебезнең финансларны өйрәнәбез, белемебезне арттырабыз, Финанс университеты магистратурасына укырга кердек. Кыскасы, яңа җиңүләргә әзерләнәбез, – дип өстәде Булат Вәлиев.

Финалда илнең 23 төбәгеннән килгән командалар Русиянең финанс яктан иң белемле гаиләсе исеме өчен көрәшәчәк. Катнашучыларны квиз форматындагы интеллектуаль ярыш көтә, аның барлык сораулары шәхси бюджет һәм гаилә финанслары белән бәйле булачак. 

– Фестиваль финанслар турындагы белемнәрен, финанс планлаштыру күнекмәләрен яхшыртырга, төрле саклык инструментларын аңларга, мошенникларга каршы торырга өйрәнергә теләүчеләр өчен үткәрелә. Финалда республикабыз данын яклаячак гаиләгә чын күңелдән җиңүләр телим! – диде Башкортстанның финанс министры вазыйфаларын башкаручы Светлана Малинская.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: