Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 сентябрь , 11:17

“ГеоЧакыру” – Гафурида

II Халыкара геологик чемпионатының дүртенче көне үтте. 

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстанда “Геочакыру” II Халыкара геологик чемпионатының дүртенче көне  “Кыр методлары – барлык геологик төзелешләрнең нигезе” девизы астында узды.

Русиянең һәм ун чит илнең геология юнәлешендәге урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары шлиховкалау сынавы, геологик маршрут, гидрогеология буенча ярышларда көч сынаштылар. Чаралар республиканың Гафури районында узды.

– Чемпионатны уздыру мәйданчыкларының берсе итеп Гафури районы юкка гына сайланмаган. Бу геологлар өчен иң бай, кызыклы урыннарның берсе, анда уникаль геологик кисемнәр урнашкан. Эре предприятиеләр чемпионат җиңүчеләре һәм призерлары арасыннан үзләренә белгечләр сайлап алу тәкъдимен кабул иттеләр һәм узган елгы катнашучылар шуның нәтиҗәсендә һөнәрләрендә үз юлларын табарга мөмкинлек алдылар, – дип билгеләде Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.

Ярышларда студентлар казылмаларны эзләүнең борынгы алымы күнекмәләрен күрсәттеләр, геологлар аны бүгенге көндә дә актив куллана.

– Бүгенге ярышлар бик мөһим. Мәсәлән, геологик маршрутны алыйк. Геолог таулар, тайга буйлап барганда, ул күргән әйберләрен – тау токымнарын, аларның яту тирәнлеген, токымнарның төрлелеген һәм башкаларны дөрес һәм профессиональ рәвештә тасвирларга тиеш. Табылган минераллар нигезендә билгеле бер токымнарның ятуы турында фикер йөртергә мөмкин, – дип аңлатты чемпионатның республикадан баш хөкемдары Сергей Ковалев.

Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр Башкортстанда “Геочакырулар” II Халыкара чемпионаты үтә. Анда Русиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 250 студент һәм преподаватель катнаша.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: