-4 °С
Болытлы
Рәхәт булачак.
Алдагы ял көннәренә без уйлаганнан да җылырак һава торышы көтелә. Кичә фаразлар + 16, +19 градуста чикләнсә, бүген инде синоптиклар шимбәгә +22 градус җылылык вәгъдә итә.
Шимдә, 7 сентябрьдә, көндез +22 градус булса, төнлә термометр баганалары +4…+9 градус күрсәтер.
Төньяк-көнчыгыш районнарда бераз явым-төшем күренсә дә, республика буенча яңгырлар көтелми.
Якшәмбе, 8 сентябрьдә, көн кояшлы һәм коры булыр.
— Температура төнлә +7,+12°, көндез +18,+23° булыр, – дип сөендереп тора метеорологлар.
Фото: news.guranka.ru