Башкортстанда урып-җыю эшләре өчен чагыштырмача яхшы һава торышы урнашты. Бу хакта республика хөкүмәтендәге атналык оператив киңәшмәдә БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.
-Аерым урыннарда яңгырлар була, әмма гогмумән алганда һава торышы эшләрлек. Иртән томан һәм чык, әмма сәгать уникегә комбайнчылар чыга һәм кичке сигез-тугызга кадәр эшли, - диде вице-премьер. - Башкортстанда урак эшләре актив бара. 550 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы иген культуралары чабылган, бу планның 34 процентын тәшкил итә. 1,3 миллион тонна ашлык бурага салынган. Уртача уңыш – гектарыннан 24 центнер.