Бүген Уфада, “Торатау” Конгресс-холда “Белем могҗизалары” татар мәдәнияте яшьләр форумы үтте. Анда республиканың 52 районыннан вәкилләр катнашты.
Форумның төп максаты – яшьләрне берләштерү, төрле иҗтимагый оешмаларның үзара мөнәсәбәтләрен ныгыту, – диде Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов.
Форумның программасы бай эчтәлекле иде һәм анда бүген яшьләр өчен көн кадагында торган темалар күтәрелде. Форум кысаларында яшьләрне берләштерү мәсьәләсенә кагылышлы сөйләшүләр, Башкортстанда яшьләрнең үз максатларын тормышка ашыру мөмкинлекләре турында дискуссия оештырылды. Социаль проектлау, заманча медиатрендлар турында да сүз булды.
– Яшьләргә мондый темалар бик кызыклы һәм кирәкле. Гомумән, форумнар үткәрү, яшьләрне берләштерүче чаралар оештыру бик кирәк. Без мондый чараларда калган район-шәһәрләрдән яшьләр белән танышабыз, яңа белемнәр алабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Һәм аларны үзебезнең районнарда, үз эшебездә кулланабыз, – диде Бишбүләк районы муниципаль Советы депутаты Газиз Рифгать улы Сираев. Аның әйтүенчә, районда яшьләр белән күп чаралар үткәрәләр.
– Безнең Бишбүләк районында яшьләр бик актив, Сабантуйлар, татар телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлтелгән чаралар үткәрәбез. Татар иҗтимагый оешмалары белән тыгыз эшлибез. Яшьләрне иҗтимагый эшләргә мәдәният аша җәлеп итәргә тырышабыз. Район мәдәният йортында “Су юллары” фольклор төркеме эшли. Алар күп авылларга концертлар белән чыгалар. Анда яшьләр бик актив катнаша. Районда “Печән бәйрәме” үткәрелә. Анда да яшьләребезне җәлеп итәбез, – диде әңгәмәдәшем.
Газиз Рифгать улы – яшь эшкуар да. Ул сарыкчылык белән шөгыльләнә, шулай ук туризм буенча да эшли. Бүген үз эшен ачарга теләгән яшьләргә мөмкинлекләр күп, ди Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе:
– Хәзер һәр муниципалитетта бизнес-шерифлар эшли. Алар ярдәм сорап килгән һәркемгә юнәлеш бирә. Әйтергә кирәк, үз эшен башларга теләүче яшьләр күп килә. Алар өчен бүген юллар ачык: финанс яктан да, административ яктан да ярдәм бар. Эшләрен ачсыннар, эшләсеннәр генә. Районда, авыл җирендә үз эшен башларга теләүчеләргә дә мөмкинлекләр күп. Кайчакта хәтта шәһәргә караганда күбрәктер дә әле. Минем танышлар, яшьләр арасында гаиләләре белән район үзәгенә күчеп кайтучылар бар. Үз туган җиреңдә туган мәдәниятеңне, туган телеңне саклау да җиңелрәк.