Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 сентябрь 2024, 11:54

Меркурийны күреп калыгыз!

Уфалылар һәм кунаклар өчен яңалык.

Меркурийны күреп калыгыз!
Меркурийны күреп калыгыз!

Уфалылар һәм кунаклар өчен яңалык.

 

Башкортстанлылар Ай яктысында балкып күренер Меркурийны карый ала. Ул Кояштан 1,5 сәгать алдан күренәчәк, дип белдерә Уфа шәһәре планетарие.

Ай башында, иртәнге бишләрдә, Меркурий бик ачык күренер. Ул Арыслан йолдызлыгында, бик якты +0.5m зурлыктагы  йолдыз булып балкыр.  Аны ай уртасына кадәр иркенләп күреп булачак.

1 октябрьдән (Уфа вакыты белән 02.19) Меркурий Кояш белән бер үк системада хәрәкәт итә башлый һәм аны кич күреп булачак.

Әйткәндәй, Уфа шәһәре планетарие  кунаклар өчен ишекләрен ачты. Анда, Уфаның 450 еллыгына әзерлек кысаларында , 1 июльдән модернизация кысаларында  проекция экраны алыштырылды, җиһазлар яңартылды.

 

Фото: Башинформ.

 

Меркурийны күреп калыгыз!
Меркурийны күреп калыгыз!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: