Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 сентябрь 2024, 14:39

Киемнәр дә "акыллы" хәзер

Уфаның вузара кампусында нефть-газ өлкәсендә эшләүчеләрне саклаучы «акыллы» кием уйлап тапканнар.

Киемнәр дә "акыллы" хәзер
Киемнәр дә "акыллы" хәзер

Уфаның вузара кампусында нефть-газ өлкәсендә эшләүчеләрне саклаучы «акыллы» кием уйлап тапканнар.

УДНТУның киберательесында әзерләнгән датчиклы курткалар авария очрагында нефтьчеләрне бәла-казадан саклаячак. Әлеге кием Себер шартларында сынау узган да инде.  

Махсус заказны «Сургутнефтегаз» җәмгыяте биргән, анда бишенче климат зонасының кышкы чорында компания белгечләрен яклау бурычы куелган, чөнки һава температурасы -50 градуска кадәр төшә. Аны үтәү өчен яшь дизайнерлар УДНТУның «Автоматизация, телекоммуникация һәм метрология» кафедрасын хезмәттәшлеккә җәлеп иткән.Нәтиҗәдә, тән температурасын, әйләнә-тирә мохитнең газлану дәрәҗәсен һәм һаваның температурасын, йөрәк тибешен, сатурацияне билгели торган датчиклы "акыллы" куртка барлыкка килгән. Ә анда урнаштырылган  GPS-навигатор хезмәткәрнең кайда булуын билгели, гироскоп һәм акселерометр йөртүченең урынын билгеләргә мөмкинлек бирә. Барлык датчиклар предприятиенең диспетчерлык системалары белән тоташкан һәм мәгълүматларны онлайн-режимында тапшыра.

- Без Мәскәүдә ВДНХда үзебезнең махсус киемнәребезне күрсәттек, - дип сөйли киберателье белгече, "Технология һәм кием-салымны конструкцияләү" кафедрасы доценты Зарема Григорьева.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: