Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 август 2024, 19:32

Уфада эшләнгән

Башкала үзенең сәнәгать предприятиеләре казанышлары белән горурлана ала.

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Бүген Уфада башкаланың 450 еллык юбилеена багышланган чаралар гөрли. 

“Уфа-Арена” боз сарае янындагы мәйданда башкаланың сәнәгать предприятиеләре казанышлары күргәзмәсе оештырылды. Анда шулай ук осталарның кул эшләре, тире-күннән җитештерелгән әйберләр, милли бизәнгечләр, юбилей сувенирлары белән танышырга мөмкин.

Уфада бик күп төрле оешмалар эшли, алар шәһәр икътисады үсешенә зур өлеш кертәләр.

“Бүген без бәйрәм кунакларына казанышларның бик аз өлешен генә тәкъдим иттек. Биредә табигый продукция җитештерүчеләрдән алып сәнгать эшләнмәләренә кадәр танышырга мөмкин, – ди Октябрь районы хакимияте башлыгы Сергей Плотников. – Безнең предприятиеләрнең мөмкинлекләре зур. Алар, замана шартларына яраклашып, импортны алмаштыруны җайга сала алдылар. Шул рәвешле, шәһәрнең икътисадый үсешенә этәргеч бирделәр. Аларның казанышлары белән горурланабыз!”

Күргәзмә эше белән башкала хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев рәсми кунакларны да таныштырды.

Әйткәндәй, республика Башлыгы Радий Хәбиров, моңа кадәр Нефтекама шәһәре башлыгы булып эшләгән Ратмир Мәүлиевның яхшы оештыручы һәм идарәче икәнлеген күреп, аңа башкала белән идарә итүне ышанып тапшырды. Бу карарны төбәк җитәкчесе Уфаны юбилей чараларына әзерләүне күзаллап та кабул итте. Әлбәттә, башкаланың зурлыгын исәпкә алсак, аның проблемалары да бермә-бер күбрәк. Шуңа эшлисе эшләр күп әле. Әмма эшләнгәннәре дә бәяләүгә лаек. Ратмир Мәүлиевның башкарган эшенә югары бәя биреп, аңа республиканың иң дәрәҗәле дәүләт бүләге – Салават Юлаев ордены тапшырылды.

Автор фотолары.
Автор фотолары.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: