Башгидромет мәгълүматлары буенча, 30 августта республика территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Явым-төшем әллә ни булмас, диләр белгечләр, көндез төньяк-көнчыгыш районнарда гына бераз яңгыр явып узуы ихтимал. Җил төньяктан, секундына 5-10 метр тизлектә. Һава температурасы көндез +17,+22° тәшкил итәчәк.
Уфада да алмашынучан болытлы һава торышы булмакчы. Җил төньяктан, талгын. Көндез һава +19,+21° градускача җылыначак.
Шимбә көнне, 31 августта, шулай ук яңгырлар яумаячак, дип вәгъдә итә синоптиклар. Җил төньяктан талгын. Һава температурасы төнлә +4,+9°, көндез +16,+21°.
Чыганак: bashinform.ru