Уфаның 450 еллыгы уңаеннан яңа "вакыт капсуласы" эшләгәннәр. Аны УМПОда ясаганнар.
Капсуланың озынлыгы – якынча 130 сантиметр, диаметры – 60 сантиметр, авырлыгы – 130 килограмм. Ул тутыкмый торган корычтан эшләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Уфаның 450 еллыгы уңаеннан киләчәк буынга “вакыт капсуласы” иртәгә, 31 августта, салыначак. Аны истәлекле әйберләр белән бергә җир астына урнаштырачаклар. Капсуланың кечерәйтелгән күчермәсен һәм истәлек тактасын өстә урнаштырачаклар. Аны 50 елдан – республика башкаласына 500 ел тулгач – ачачаклар.
Тантана Агыйдел буендагы “Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласы янында узачак. 12.00 сәгатьтә башлана.