Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 август 2024, 11:30

“СВОдагы якташларга туган йорт җылысын алып бардык"

"Егетләр райондашларга рәхмәт әйтеп калдылар", – ди Кушнаренко башлыгы Марат Латыйпов. 

https://vk.com/marat_l
https://vk.com/marat_l

Кушнаренко хакимияте башлыгы Марат Латыйпов бер төркем райондашлары белән махсус хәрби операциядә катнашкан якташлары янына барып кайткан иде.

“Кушнаренко районында яшәүчеләр җыйган гуманитар йөк махсус хәрби операция зонасындагы безнең сугышчыларга килеп җитте”, – дип язган ул үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.

“Илне нацизмнан саклаучы якташларыбызга сәфәр вакытында мөмкин кадәр күбрәк егетләрне күрергә тырыштык. Аларга посылкалар, маскировка челтәрләре, инструментлар һәм башка кирәкле әйберләр тапшырдык. Бу гуманитар ярдәм аларга гади булмаган хезмәтләрендә  һәм көнкүрештә ярдәм булачак”, – ди район җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, сугышчылар гуманитар йөк өчен, бигрәк тә җылы хатлар һәм өйдән посылкалар өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр. “Аларның һәркайсысы туган йортының җылысын һәм якташларының хәстәрен тоя алды”, – ди Марат Латыйпов.

Ул барлык кушнаренколыларга бердәмлекләре, фронтка күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтә. “Бергә – без көч! Егетләрне җиңү белән көтәбез!” дигән ышанычын белдерә район хакимияте башлыгы.  

 

https://vk.com/marat_l
https://vk.com/marat_l
https://vk.com/marat_l
https://vk.com/marat_l
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: