Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 август 2024, 18:54

Бәйрәм уңаеннан тәбрикләнделәр

Радий Хәбиров Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бәйрәм уңаеннан тәбрикләнделәр
Бәйрәм уңаеннан тәбрикләнделәр

Радий Хәбиров Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

29 августта республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгы алдыннан Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мәгариф һәм фән, мәдәният, спорт, сәнәгать, дәүләт органнарының 65 хезмәткәре һәм ветераны казанышлары өчен орденнар, медальләр, Мактау грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

- Кадерле дуслар, хөрмәтле коллегалар! Бүген истәлекле датаны - яраткан Уфабызның 450 еллыгын бәйрәм итү алдыннан без сезгә зур ихтирам белән югары дәүләт бүләкләре тапшырабыз. Республика башкаласы һәрвакыт үзенең хезмәтчәннәре белән дан тотты. Уфалылар 1945 елның бөек Җиңүенә зур өлеш кертте – заводларда һәм фабрикаларда, госпитальләрдә эшләделәр, икмәк үстерделәр, авиамоторлар, ягулык җитештерделәр.

 Илебез Президенты Владимир Путин Уфага "Хезмәт батырлыгы шәһәре" дигән югары исем бирде. Һәм без бу дәрәҗә белән лаеклы горурланабыз, – диде Радий Хәбиров. – Бүген Уфа – заманча, тиз үсештәге, шул ук вакытта уңайлы мегаполис, анда яшәү, эшләү, иҗат белән шөгыльләнү һәм үзеңнең максатларыңны тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Без шәһәр паркларын һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерәбез, мөһим социаль объектлар төзибез. Бүген бу залда – төрле һөнәр вәкилләре. Сезнең батырлыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз, талантыгыз, күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Сез Уфа һәм Башкортстан үсешенә мөһим шәхси өлеш кертәсез.

Республика Башлыгы бүләкләнүчеләр турында берничә сүз әйтеп үтте. Театр сәнгатенең легендасы Сәвия Гыймадлислам кызы Сираева барыбыз өчен дә актерлык талантының, сөйкемлелек, нәфислек символы булып тора. Театр сәхнәсенә, үз тамашачысына 70 ел хезмәт итү – ул тулы бер чор.

- Без барыбыз да күрәбез: Уфаның 450 еллыгына әзерлек буенча зур эш башкалабыз хакимияте башлыгы Ратмир Рафил улы Мәүлиев җитәкчелегендә башкарылды. Ышанам ки, Уфа командасы алга таба да шундый ук динамик идарә итү стилен күрсәтәчәк, катлаулы шәһәр хуҗалыгы тормышының барлык якларын да оста үстерәчәк, – диде Радий Хәбиров.

Бүләкләнүчеләр арасында мөхтәрәм шәхес, алтын скалпель иясе, данлыклы онколог, совет чоры һәм Русиянең табиб-хирургы, медицина фәннәое докторы, РСФСРның,  Башкорт АССРының атказанган табибы, Уфаның шәрәфле шәхесе, Рәшит Газиз улы Бадыйковның  булуы, чыгыш ясавы зур игътибарла лаек һәм күделгә сөенечле хәл.  

Фото: glavarb.ru

 

Бәйрәм уңаеннан тәбрикләнделәр
Бәйрәм уңаеннан тәбрикләнделәр
Бәйрәм уңаеннан тәбрикләнделәр
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: