24 августта Сибайдагы “Урал аръягы террасы” экопаркында Урта гасыр вакыйгаларын күрү мөмкинлеге булган: анда “Былые времена” дигән рыцарьлар фестивале үткән.
Сибайның “Наследие” тарихи реконструкция клубына йөрүчеләр рыцарьлар киемендә мавыктыргыч турнир оештырганнар. Алар кылыч һәм җәяне оста куллана белүләрен күрсәткәннәр. Борынгы музыка авазлары һәм урта гасыр рецептлары буенча әзерләнгән ризыкларның хуш исләре шул ерак заман мохитен тудырган.
Фестиваль бик күп төрле интерактив уенардан торган. Кунаклар урта гасыр коралы ясау буенча мастер-классларда катнашкан һәм уктан атып караган. Рыцарьларның тормышын һәм гореф-гадәтләрен яктырткан лекцияләр болай да бай программаны тагын да баеткан.
Балаларны бигрәк тә күңелле мастер-класслар сөендерсә, өлкәннәр Урта гасыр ризыкларын авыз иткән һәм сувенирлар сатып алган.
Көбә үрү, халык курчаклары ясау, каллиграфия һәм йон эрләү кебек күпсанлы мастер-классларда катнашу борынгы һөнәрчелек дөньясына чумарга мөмкинлек биргән.