Бүген, 27 августта, БСТ телеканалында туры эфирда көне буе “Батырлар дәвере. Шайморатовка –125” телемарафоны бара.
“Салаватның токымнары чигенә белмиләр!” – Генерал Шәйморатовның канатлы сүзләре бүген дә актуаль.
Миңнегали Шәйморатовның туган көнендә БСТ эфирында – легендар комдив һәм 112нче Башкавдивизия тормышы турында программа, СВО зонасыннан Бөек Ватан сугышы сугышчыларының батырлыкларын дәвам итүчеләр белән интервью, Донбасс турында сюжетлар, контрактчылар һәм махсус операция ветераннары белән әңгәмәләр, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә төбәк һәм федераль түләүләр турында тапшырулар. Телемарафон вакытында республиканың хәрби комиссариаты, “Ватанны саклаучылар” фонды, Башкортстанның Ситуация үзәге, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән турыдан-туры элемтәләр булачак.
Башкортстанда контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр 1 миллион 205 мең сумга кадәр артты. Телемарафонда шулай ук контрактчыларга каралган яңа ташламалар, түләүләр турында мәгълүмат биреләчәк. Чын ирләр эшенә, безнең заман геройларына аерым игътибар биреләчәк.
СВО темасы БСТ өчен өстенлекле булып кала. Бүген ике телевизион төркем алгы сызыкта. Каналда “Ватанны саклаучылар” дигән яңа программа чыга башлады.
Күренекле композитор Заһир Исмәгыйлев шагыйрь Кадыйр Даян шигырьләренә язган “Шайморатов генерал” җыры күптән инде халыкчанга әйләнде. Беренче фонограмма Габдрахман Хәбибуллин башкаруында 1942 елда яздырыла. Телемарафон барышында җыр төрле еллардагы җырчылар башкаруында яңгыраячак.