Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы “Кедр” Русия Президенты Владимир Путин белән очрашкан.
Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин 20 августта Төньяк Кавказ республикасы башкаласына рәсми сәфәргә барган иде. Шунда ул махсус хәрби операция контрактчылары белән очрашты.
“Әлбәттә, без гаҗәпләндек. Югары главнокомандующийның безгә игътибар күрсәтүе шатлык хисе бирде. Президент белән очрашудан миңа барыннан да бигрәк аның хәер-фатихасы күңелгә кереп калды. Владимир Путин әйтүенчә, “бу – чын ир-атның сайлавы, һәм илнең андый ир-егетләре бар икән, бу инде җиңү безнең якта дигәнне аңлата”, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашкан “Кедр” “Грозный-информ” хәбәрчесе белән сөйләшүдә.
Башкортстан егете әлеге вакытта Русия спецназ университетында хәрби әзерлек үтә. Ул 2022 елда ук махсус хәрби операциягә барырга теләгән, әмма кайсыбер сәбәпләр аркасында уе барып чыкмый торган.
“Ике ел дәвамында минем башымда якыннарыма һәм туган илемә терәк булу өчен махсус хәрби операциягә барырга кирәк дигән фикер яшәде. Әнием: “Бу – ир-егетләрнең сайлавы”, – диде, ә кызым мине герой итеп күрә, һәм аларның хуплавы миңа көч өсти”, – ди контрактчы.
Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Моңа кадәр Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде. Шулай итеп, федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 миллион 205 мең сум алала.