Атна башында республикада +25° градуска кадәр җылытачак. Башгидромет мәгълүматы буенча, 26 августта көндез Башкортстан территориясендә кыска вакытлы яңгырлар явып узуы ихтимал. Җил үзгәрүчән юнәлештә, талгын. Һава температурасы +20,+25°.
Сишәмбе көнне, 27 августта, җитди явым-төшем көтелми, төнлә төбәкнең көнчыгышында гына бераз яңгыр яварга мөмкин. Җил юнәлеше үзгәрүчән, талгын. Һава температурасы төнлә +7,+12°, көндез +20,+25°.
Чәршәмбе көнне, 28 августта, шулай ук коеп яңгырлар яумас, диләр синоптиклар. Җил юнәлеше үзгәрүчән, талгын. Һава температурасы +7,+12°, көндез +20,+25°.
Ниһаять, яңгырлар бераз чигенде кебек. Табигать, бәлки, авыл кешесенә бәрәңгесен алырга көн бирәдер. Сез бәрәңге алдыгызмы әле, дуслар?
Чыганак: bashinform.ru