Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 август , 11:08

Яңгырлар кайчан туктаячагын әйттеләр

Синоптиклар бер тапкыр гына ялгыша, ди, әмма көн саен...

Метеорология сайтлары мәгълүматларына күз салганда,  хәтта су басуларга китергән туктаусыз яңгырлы берничә циклоннан соң Башкортстанга коры һәм җылы һава торышы кайта.

Алдагы 7 көндә республикада җитди явым-төшем көтелми, бары тик кыска вакытлы яңгырлар явуы гына ихтимал. Күк йөзе башлыча болытлардан арыначак.

Көндезге сәгатьләрдә алдагы атнада республиканың үзәк районнарында һава +25 градускача   җылыначак. Төнлә +12... +18 градус җылы булуы көтелә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: