Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 август , 11:18

Күктә дроннар очачак, коралдан атачаклар

Паникага бирелмәгез!

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Башкортстанда Чишмә районы территориясендә  терактларны булдырмау буенча тактик өйрәнүләр үтәчәк. Шартлы диверсия-террорчылык төркемен нейтральләштерү гамәлләре Алкино-2 һәм Арслан торак пунктлары янында узачак. Бу хакта Русия Федераль хәвесезлек хезмәтенең БР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Өйрәнүләр вакытында авиация, авыр броньле техника, пилотсыз очучы аппаратлар җәлеп ителәчәк, имитация һәм башка махсус чаралар кулланылачак. Якын-тирәдә яшәүчеләр ату коралы (буш боеприпаслар белән) тавышлары  ишетергә мөмкин. Ведомство республика халкын тынычлык саклауны һәм бары тик рәсми чыганакларга ышануны сорый. Өйрәнүләр 22-23 август көннәрендә узачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: