Уфа шәһәреннән махсус хәрби операция зонасына хезмәткә юлланган “Кобра” позывнойлы яугир шушы көннәрдә туган якларында ялда булып китте. Ул 2023 елның 14 декабрендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. “Дөресен генә әйткәндә, мин бер ел контракт төзү турында уйлап йөредем. Шайморатов батальонына ирекмән булып язылдым, комиссия, сайлап алу этапларын үттем, мине разведкага алырга тиешләр иде. Эшемдә вазифамны күтәрергә тиеш иделәр, җитәкчеләр әзрәк көтеп тор инде, диде. Вазифа алгач контракт буенча киттем, - дип бәян итте ул. – Баналь булып яңгыраса да, мин анда сугыш барганда, читтә кала алмыйм, Җиңүне якынайтырга, кан коешны туктатырга кирәк, дип үз өлешемне кертергә телим”.
Ул “Башкортстан” мотоукчылар полкында корал буенча командир булып хезмәт итә. Д-30 коралында эшли.
“Кобра” контракт төзегәннән соң ялга беренче тапкыр кайткан. Фронтта яугирләр белән бер гаилә булып яшибез, бер-беребезгә ярдәм итәбез, ди ул. Вакытлары булганда спорт белән шөгыльләнәләр, гитара уйнап җырлап та алалар.
"Өйдә әнием белән улым көтә", - ди "Кобра."
Барсы да сугышның тизрәк бетәсен көтәләр. Тыныч дөньяларда яшәүгә бер ни дә җитми...