Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
19 август 2024, 17:58

Николай Киселевның кызына генерал Шәйморатов ордены тапшырылды

Батырлык гасырлар дәвамында онытылмый.

Николай Киселевның кызына генерал Шәйморатов ордены тапшырылды
Николай Киселевның кызына генерал Шәйморатов ордены тапшырылды

Батырлык гасырлар дәвамында онытылмый.

 

Бүген узган атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышы ветераны, республикада туган Николай Киселевның кызына генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

Николай Яковлевич Киселев 1913 елда Башкортстанның хәзерге Благовещен районы Богородский авылында туа. 1941 елда үз теләге белән фронтка китә. Әсирлеккә эләгә, аннан кача һәм партизаннар отрядына кушыла. 1942 елда Николай Киселев Беларусьның Минск өлкәсе территориясендә фронт сызыгыннан үтеп, 218 яһүднең гомерен коткара. Оккупацияләнгән территория буенча куркыныч поход 50 көнгә якын дәвам иткән.

Сугыш вакытында ук Николай Киселевны "Советлар Союзы Герое" исеменә тәкъдим иткәннәр. Ләкин документлар белән самолет бәреп төшерелгән, һәм якташыбыз лаеклы бүләкне ала алмый калган.

Николай Киселев 1974 елда вафат була. Ә 2005 елда ул «Дөнья халыкларының гадел кешесе» исеменә лаек була. Николай Киселев батырлыгы 2023 елда Русия кинопрокатына чыккан режиссер Сергей Урсулякның «Праведник» нәфис фильмы нигезенә салынган.

- Сезгә һәм сезнең гаиләгезгә Николай Яковлевичка үлгәннән соң бирелгән Шәйморатов орденын тапшыру – минем өчен зур мәртәбә, хөрмәтле Татьяна Николаевна. Безнең яшьләр һәм республика халкы аның турындагы истәлекне саклаячак, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

– Бу – безнең гаилә өчен дулкынландыргыч мизгел. Шунысы куанычлы: Башкортстан өчен «Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый» тәгъбире – лозунг кына түгел, ә тормыш девизы. Николай Яковлевичка булган мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт, - диде батырның кызы. – Гаиләбездә әтиебезнең хәрби бурычын намус белән үтәве һәм үзенең иң яхшы кешелек сыйфатларын күрсәтүе белән бик горурланабыз. Республикада аның батырлыгын мәңгеләштерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Күрәм, монда әтинең исемен чын-чынлап хөрмәт итәләр.

 

Фото: Сайт главы РБ.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: