Алдагы өч көндә республикада яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итәләр Башгидрометүзәктә.
Синоптиклар мәгълүматы буенча, бүген урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Җил көнбатыштан талгын, күк күкрәп яңгыр яуганда көчәючән. Һава температурасы +13,+18 градус.
Шимбә көнне, 17 августта, белгечләр шулай ук төнлә урыны белән, көндез дә кыска вакытлы яңгырлар вәгъдә итә. Җил көнбатыштан, төьяк-көнбатыштан, талгын, көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә +7,+12 градус, көндез +15,+20.
Якшәмбе көнне, 18 августта, республикада урыны белән күк күкрәп кыска вакытлы яңгыр явып узу ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан талгын, көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә +7,+12 градус, көндез +17,+22.
Чыганак: bashinform.ru