Яндекс. Погода сервисына ышанганда, сентябрьдә республика халкын нибары өч кояшлы көн көтә, ди.
17 көн тоташ яңгырлар явачак, ди. Тагын 10 көн алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Әлегә синоптиклар фаразлары буенча 1-8 сентябрьдә чагыштырмача җылы һава торышы көтелә. Бу вакыт аралыгында төнлә һава температурасы +12дән алып +14 градускача булмакчы, көндез +16дан +18 градуска кадәр җылы көтелә.
Арытаба төбәктә акрынлап суыта башлаячак. Ай ахырына һава температурасы төнлә +5 градуска һәм көндез +8 градуска кадәр төшәчәк.
Яңгырлы җәй үзәкләргә үткәч, бар өмет көзге әбиләр чуагында иде... Хәзер синоптиклар мескен халыктан шул өметне дә тартып алмакчы. Хәер, хәтерегездәдер, башта коточкыч корылыклы эссе җәй вәгъдә иткәннәр иде. Шуңа күрә аз булса да корырак көзгә өмет аз бар әле...
Чыганак: bashinform.ru