Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 август , 22:33

Радий Хәбиров ат үрчетү тармагының төп бурычларын билгеләде

Бүген Баймак районында "Башкорт аты" Халыкара фестивале мәйданында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров республика фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм ат үрчетүчеләре белән очрашты. Чарада 80 делегат катнашты.

Радий Хәбиров ат үрчетү тармагының төп бурычларын билгеләде
Радий Хәбиров ат үрчетү тармагының төп бурычларын билгеләде

"Төбәктә 130 мең баш ат санала. Шуңа да республикада токымчылык эше алып барыла, ит терлеген һәм кымыз ясауны үстерәбез. Безнең бурыч - ат үрчетү тармагын популярлаштыру һәм бу тармакта эшкуарлык эшен стимуллаштыру. Без арытаба да тармакка федераль һәм республика программалары булышлыгында ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез",- дип билгеләде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы эш юнәлешләре арасында "Акбузат" Уфа ипподромын үстерүне, атта йөрергә өйрәнү, фестивальләр һәм ат спорты буенча ярышлар үткәрү өчен яңа мәйданнар булдыруны билгеләде. Моннан тыш, Чишмә районында Түрә хан мавзолее янында Башкорт атлары үзәген төзү турында карар кабул ителгән. Аның территориясендә берничә ел эчендә 2 ипподром, манеж, ат сарайлары калкып чыгачак. Үзәкнең корылмалары аның базасында иң югары дәрәҗәдәге чаралар үткәрү өчен халыкара таләпләргә җавап бирәчәк.
Баймак районында "Башкорт аты" фестивале дә арытабангы үсешен алачак. Төбәк җитәкчесе биредә кирәкле инфраструктуралар белән этаплап зур киңлек төзү концепциясен әзерләргә кушты.
Республика ат үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк. Ат үрчетүчеләргә ташламалы кредитлар бирү, кирәкле техника, атлар сатып алуга һәм бия сөтен сатуны субсидияләүгә ярдәм күрсәтү күзаллана.
Радий Хәбиров шулай ук Башкорт дәүләт аграр университетына уку йортында кымыз ясау, тармак өчен яңа кадрлар әзерләү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче кафедра ачу мөмкинлеген карарга кушты.
Очрашу соңында Радий Хәбиров токымлы атларны саклау мәсьәләсе буенча көзен аерым киңәшмә оештырырга кушты. 2023 елда республика "Башкорт аты" атамасын файдалану хокукына "Роспатент" танытмасын алган иде.
"Башкорт аты" - ул ат үрчетү белән профессиональ шөгыльләнүче һәм атларны яратучыларны берләштерүче мәйдан", -диде төбәк җитәкчесе.

Фото: "Башинформ"

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: