Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
16 август 2024, 09:20

“Пионер” руднигында һәлак булган шахтерлар истәлегенә һәйкәл ачтылар

Быел Амур өлкәсендә шахтада тау токымнары ишелеп, 13 кешенең, шул исәптән 5 якташыбызның гомере өзелде...

https://vk.com/gorodsibay
https://vk.com/gorodsibay

Кичә, 16 августта, Сибайда Горький урамындагы аллеяда “Пионер” руднигында һәлак булган тау эшчеләре истәлегенә плитә ачылды.

Һәйкәлгә быел Амур өлкәсендәге шахтада гомерләре фаҗигале рәвештә өзелгән шахтерларның исемнәре уеп язылган: Вадим Николаев, Юрий Марков, Ролан Шәрипов һәм Олег Симонов.

Һәлак булганнарны туганнары, дуслары, хезмәттәшләре бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.

Исегезгә төшерәбез, быел 18 мартта Амур өлкәсендә шахтада җир асты эшләре вакытында тау токымнары ишелде. Шахтада 13 кеше калды, алар арасында Башкортстан егетләре дә бар иде: дүртесе – Сибайдан, берсе – Учалыдан. Барысы да машинист булып эшләгәннәр.

Коткаручылар берничә скважинаны бораулап карады, ләкин аларның барысы да су, балчык һәм боз белән тулган иде. Тау токымнары кабат ишелү куркынычы сәбәпле, коткару-эзләү операциясен 1 апрельдә туктаттылар, ә шахтерларны һәлак булганнар дип игълан иттеләр.

“Пионер” 13 шахтер өчен туганнар каберенә әйләнде...

 

https://vk.com/gorodsibay
https://vk.com/gorodsibay
https://vk.com/gorodsibay
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: