Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 август , 16:43

“Безнең табигатьне һәр кем күрсен”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәмендә булдырылган “Башкорт озын гомерлелеге”, мәктәп һәм сәнәгать туризмы программалары республикада туризмны үстерүгә булышлык итә.

“Безнең табигатьне  һәр кем күрсен”
“Безнең табигатьне һәр кем күрсен”

Тәүдә пандемия, хәзер махсус хәрби операция барышында кискен мәсьәләләрне хәл итүгә финанс бүлүдә катлаулыктар булуга карамастан, туристик юнәлеш өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәмендә булдырылган “Башкорт озын гомерлелеге”, мәктәп һәм сәнәгать туризмы программалары республикада туризмны үстерүгә булышлык итә.
Белорет район хакимияте башлыгы Андрей Иванюта әйтүенчә, ярты ел йомгаклары буенча районга туристлар агымының артуы күзәтелә һәм инвесторларның туристик өлкәгә кызыксынулары арта. Соңгы елларда малтабарлык акчаларына яңа туристик инфраструктура объектлары булдырылды: Ишле авылындагы “Марьино” ял базасы, Инҗәр авылы янындагы “Бахтино” глэмпингы, Отнурок авылындагы “Арский” һәм “Мәлидәк” глэмпинг-парктары, "Тау” ял базасы.
Бүген дәүләттән грант акчасы җәлеп итеп төзелгән җиде объект тәмамлана. Район биләмәсендә 5 миллиард сумнан артык суммага зур инвестиция проектлары: “Ҡагы утары” комплексы, Абзакта “Юбилейный” шифаханәсе корпусы, “Лапландия” курорт комплексы, “Морат” гаилә курорты тормышка ашырылачак.
Николаевка авылында үткән ел ахырында республика хөкүмәтендәге “Инвестиция сәгате”ндә үзенең проектын тәкъдим иткән Вәсилә Хызырованың “Идел башы” комплексы төзелә. Мең квадрат метр мәйданда өйләр, мунчалар, паркинг, палаткалы лагерь урнаштыру зонасы, балалар һәм спорт майданчыклары урнашкан. Кемпингны булдыруга инвестицияләрнең гомум күләме 48,4 миллион сум тәшкил итә. Эшкуар кемпинглар, модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыруга федераль грант алган һәм 4,7 миллион сум күләмендә субсидиягә кунак йортлары, мунча комплексы сатып ала, төзелеш материалларына, су белән тәэмин итүне һәм су агызуны төзекләндерү өсөн корылмаларга заказ биргән.
Бу проектҡа ярдәм чаралары сыйфатында салым ташламалары белән өстенлекле статус бирелә. Шулай ук инвестор Николаевка авылы янында бер гектар җирне сәүдәсез арендага ала, ә муниципалитет кирәкле документларны рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтә. Комплексны быел файдалануга тапшыру күзаллана.
Грант ярдәмендә яңа заманча объектлар төзелә һәм гамәлдәге базалар киңәйтелә - Сосновка авылы янында Агыйдел елгасы буенда глэмпингтар эшли башлаячак. Карагай урманында террасалары һәм мангал зонасы белән 12 “Борвиха” йорты һәм “Катрина” базасының панорама тәрәзәләре менән 6 төрле йорт төзеләчәк. Өйләрнең бер өлеше быел эшли башлады.
Нокат авылы янында “Нокат” глэмпингы төзелеше тәмамлану алдында тора. Өйләр кое-борт умарталыгы янында тора. Кагыда гамәлдәге “Тәңре” турбазасында яңа модульле гөмбәзле һәм җыелма-калкан йортлар куелган. Отнурок авылында “Горы” ял базасында, булган бинага өстәп, тагын да модульле 4 өй төзелә.
Үткән ел йомгаклары буенча районга туристик инфраструктураны үстерүгә 154 миллион сумга якын республика һәм федераль субсидияләр җәлеп ителгән. Инвесторлар үзләре дә шулкадәр ук сумма салган. Быел туризм өлкәсендәге тагын да, ким дигәндә, ун проектның кемпингтар һәм модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыруга грант ярдәме көтелә.


Автор:Рәсимә САЛИХОВА.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: