Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 август , 21:29

"Башкорт аты" 11 меңнән артык кешене җыйды

16 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Баймак районында "Башкорт аты" халыкара фестивален тантаналы ачу чарасында катнашты.

"Башкорт аты" 11 меңнән артык кешене җыйды
"Башкорт аты" 11 меңнән артык кешене җыйды

Фестиваль республикада 2022 елдан алып үтә.Әлеге чара атчылык һәм кымыз ясау традицияләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән. Быел Граф күле тирәсенә 11,5 мең кеше җыелды. Алар арасында Русия төбәкләреннән килгән ат үрчетүчеләр, спортчылар, галимнәр, эшкуарлык вәкилләре бар иде. Шулай ук ерак араларны якын итеп Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Һиндстан, Пакистан, Төрекмәнстан, Гаити, Мисыр, Камерун, Гана, Нигериядән килгән кунаклар бар иде.
Фестивальнең тантаналы өлешен Башкортстанның иҗат коллективлары һәм джигитовка элементлары белән атлар шоуы ачты. Бәйрәмне 500-дән артык җайдак катнашлыгындагы атлар парады дәвам итте.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны истәлекле вакыйга уңаеннан котлады һәм республика атчылык тармагы үсшенә зур өлеш салучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Шанхай хезмәттәшлек оешмасы Эшлекле советының башкарма директоры Сергей Канавский фестивальнең халыкара хезмәттәшлекне ныгытудагы әһәмиятен югары бәяләде. "Бу бәйрәм генә түгел, ә тулы бер чара һәм биредә гыйльми һәм мәдәни алмашулар бара", -диде ул.

Фото: resbash.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: