Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 август , 12:38

Ат үрчетүчеләргә дәүләт ярдәме каралган

Башкортстан атлар саны буенча илдә икенче урында тора - 128 мең баш.

Ат үрчетүчеләргә дәүләт ярдәме каралган
Ат үрчетүчеләргә дәүләт ярдәме каралган

Бүген республиканың Баймак районында "Башкорт аты" Халыкара фестиваленең төп көне. Чара республика җитәкчесе Радий Хәбиров инициативасы буенча 2022 елдан алып үткәрелә. Бүген ат асраучыларга авыл хуҗалыгы өчен каралган бөтен ярдәм чаралары күрсәтелә. Алар: ташламалы кредитлар, техника өчен субсидияләр, ашлык, сөт һәм грантлар.
Ат үрчетү белән шөгыльләнүче малтабарларга соңгы 3 елда 200 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән. 3 ел эчендә грант ярдәме генә 131 млн. сум тәшкил иткән.
Бүген Башкортстан ат башы саны буенча илдә икенче урында тора - 128 мең баш. Республика кымыз җитештерү буенча лидер. Һәм бу тенденция 15 ел сакланып килә.
Фестиваль кысаларында Радий Хәбиров республиканың крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очраша. "Кымызфест" фестивалендә иң яхшы милли эчемлек җитештерүчеләрне бүләкләячәкләр. Моннан тыш, фестивальдә атлар катнашлыгында дистәгә якын чаралар үтә.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: