Туган авылына битараф булмаганнар аркасында кече авыллар яшәп килә, яңа сулыш ала. Моңа “Атайсал” программасы да ярдәм итә.
Зилаер районының иң бәләкәй авылларының берсе булган Новопокровскийда яшәүче Геннадий Юрьевич Козлов та – туган ягын матурларга теләүчеләрнең берсе.
Быел ул кече чиркәү, ягъни часовня (кәшәнә) төзегән. Җыйнак кына итеп эшләнгән бу гыйбадәтханә юлчыларны үзенә чакырып тора. Бүген аның тирә-ягын төзекләндерү эшләре дәвам итә.
– Часовня төзү – кече туган җиреңә ярдәм итү ул. Бу эш – “Атайсал” проектын тормышка ашыруның ачык мисалы. Авылдашларыбызга ярдәм итүче кешеләр аркасында яшәгән җиребез үзгәрә, аларда тормыш уңайлырак була бара. Якташларыбызның туган илен онытмавына һәм аны төзекләндерүгә өлеш кертүләренә чиксез шатмын, – ди район хакимияте башлыгы Борис Мелкоедов.