Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 август 2024, 11:09

«Читтә кала алмадым…»

Ярмәкәй районының Яңа Шах авылында “Хан” позывнойлы солдат белән җылы очрашу үтте.

«Читтә кала алмадым…»
«Читтә кала алмадым…»

“Солдат кайтты” чарасын Тәнзилә һәм Рәис Ханнановлар, Рамил Мәҗитов оештырды.

Бу очрашу СВО зонасында барган хәлләр турында әһәмиятле вакыйгаларның турыдан-туры катнашучысы авызыннан ишетергә мөмкинлек бирде. Солдат, җирле мәктәпне тәмамлаган, дүрт бала атасы, инде бер ел сугышчан иптәшләре белән бергә Ватанны саклый. Әле ул кыска вакытлы ялда.

Чара башланыр алдыннан районның “Мәрхәмәтле йөрәкләр” волонтерлык хәрәкәте координаторы Лилия Шәймәрданова “Солдатка хат” акциясен оештырды, аннан соң хатлар яугиргә тапшырылды. Очрашуны Тәнзилә Барый кызы алып барды. Беренче сүз авыл аксакалы, мәктәпнең элеккеге директоры, педагогик хезмәт ветераны Нил Асылхан улы Бикбаевка бирелде. Ул чын геройларның янәшә яшәве, батырлык, фидакарьлек, Ватанга мәхәббәт – патриот һәм Русиянең чын гражданины сыйфатлары булуын әйтте. Һәм геройның җиңү белән исән-сау кайтуын теләде.

Котлау сүзе белән солдатның абыйсы Рәис Ямалетдин улы чыгыш ясады. Ул аңа Шәйморатов полкының атлы солдатлары папахасын бүләк итте, Ватанны саклауда батырлык күрсәткәне өчен горурлыгын һәм рәхмәтен белдерде, уңышлы хезмәт теләде. Көрәшченең күршесе Лилия Шәймәрданова намус, батырлык һәм Ватанга лаеклы хезмәт өчен ихтирам белдерде.

Солдат, зур күләмдә алып китә алмавын аңлатып, гуманитар ярдәмнән баш тартты, әмма Лилия Мәкъсүм кызы ярдәм якындагы гуманитар конвой белән җибәреләчәк дип вәгъдә итте. Күршеләре Мөзәянә апа Закирова һәм аның улы Илгиз җылы сүзләр белән чыгыш ясадылар. Илгиз хезмәттә уңышлар теләде һәм авылдашларына актив гражданлык позицияләре һәм СВОдагы солдатларга даими матди ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде, волонтер Рамил Мәҗитовның югары оештыру эшен билгеләп үтте.

Аннары сүзне хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы үзе алды. “Хан”, бер дә уйлап тормыйча, туган ил чикләрен якларга басуы, читтә кала алмавы турында әйтте. Солдат аларга ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдерде һәм районнан “Мәрхәмәтле йөрәкләр” төркеме исеменнән тапшырылган ярдәмне еш алулары турында сөйләде. Ул аерым билгеләп үткәнчә, якташлар язган хатлар аларны авыр вакытларда җылыта. Сугышчы очрашуны оештыручыларга һәм авылдашларына җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде.

Кичәне Рәис Ханнанов җитәкчелегендәге районның хөрмәтле гармунчылары “Ярмәкәй егетләре” чыгышы дәвам итте. Аларның очрашу темасы буенча сайланган җырлары солдатка теләк-фатиха кебек яңгырады. Чараны Тәнзилә Барый кызы җитәкчелегендәге “Ак калфак” төркеме район “сандугачлары” төгәлләде. Аларның җырларында ана хәстәрлеге, мәхәббәт, солдатларыбызның җиңүенә ышаныч яңгырады.

Надежда ПОПОВА әзерләде.

Ярмәкәй районы.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: