Алдагы өч көндә республикада яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итәләр Башгидрометүзәктә.
Синоптиклар мәгълүмтлары буенча, бүген Башкортстанда урыны белән яңгырлар явачак. Көндез аерым районнарда көчле яңгыр явуы ихтимал, күк күкрәп, яшен яшьнәп. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын, көндез көчәючән. Һава температурасы көндез +17, +22 градус.
Сишәмбе көнне, 13 августта, урыны белән янә яңгырлар явуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә +9, +14 градус, көндез +15, +20 градус.
Чәршәмбе көнне дә һава торышы үзгәрмәячәк. Шулай ук яңгырлар явачак, кайсыбер районнарда күк күкрәп, яшен яшьнәп явуы көтелә. Һава температурасы төнлә +8, +13 градус, көндез +15, +20 градус.
Чыганак: bashinform.ru