Гомәр бабай Курск дугасында сугышкан.
Федоровка районында бер гасыр гомер итүче Гомәр Гали улы Мусин 100 яшен тутырды. Гомәр бабай турында авылында 100 ел яши дип тә булыр иде, әгәр сугыш елларында ярты Европаны җәяүләп йөреп кайткан ветеран булмаса.
Гомәр Гали улы фронтка 1942 елда алына. Ул вакытта аңа чак 18 тулган була. Тагын ике елдан соң (1944тә), каты яраланып авылына кайта (яшь солдат 1943 елның 5 августында немец пулеметчысын юк итәргә барганда яралана).
Гомәр бабай 18нче укчылар полкында сержант, отделение командиры була. 1 Украина фронтында хезмәт итә. Дөньяга билгеле Курск дугасындагы фашистлар оборонасын өзүдә катнаша.
авылына кайтып урнашкан яугир туган ягында сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итә.
Гаилә корал, балалар үстерә.
Озак еллар тракторчы-машинист булып эшли, аннары үзәк район ремонт мастерское мөдире була.
Гомәр бабай әле дә күтәренке рухлы, ачык күңелле ир –егет. Чын солдат икән! Ветеранга тагын да ныклы сәламәтлек телибез.