“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына булышлык итү” милли проектын тормышка ашыру кысаларында төбәкнең кече һәм урта эшкуарлык субъектлары дүрт юнәлеш буенча комплекслы ярдәм алырга мөмкин: «Агротуризм», «Событийное мероприятие», «Туристический маршрут», «Туристический сувенир”. Бушлай ярдәм БР эшкуарлык һәм туризм министрлыгының Эшкуарлык буенча Башкортстан агентлыгының “Мой бизнес” үзәге тарафыннан күрсәтелә.
-Туризм индустриясенә булышлык итү төбәктә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә тормышка ашырылучы өстенлекле максатларның берсе булып тора. Әлеге чаралар республика эшкуарларына туризм өлкәсендә заман тенденцияләре белән танышырга һәм алган белем ярдәмендә туризм өлкәсендә кирәк булган әйберләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк, – ди БР эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.
Мәсәлән, «Туристический сувенир» комплекслы хезмәте төбәк эшкуарларына безнең республиканың үзенчәлеген чагылдырган матур сувенирлар җитештерергә ярдәм итәчәк. Белгечләр бу өлкәдә идеяләр һәм проектлар уйлап чыгарырга, аны булдыруның алгоритмын төзергә булышачак.
Тулырак бу хакта pravitelstvorb.ru сайтында укып таныша аласыз.