Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 август , 16:41

Тракторларга ярдәм күрсәтә

Бакалы районының яшь эшкуары Сирин Юнысов авыл хуҗалыгы техникасын хезмәтләндерү сервисы буенча кызыклы бизнес-проектны тормышка ашыра.

Тракторларга ярдәм күрсәтә
Тракторларга ярдәм күрсәтә

Бакалы районының яшь эшкуары Сирин Юнысов авыл хуҗалыгы техникасын хезмәтләндерү сервисы буенча кызыклы бизнес-проектны тормышка ашыра. “Эшкуарлык сәгате”ндә катнашучы дәүләт ярдәме белән үзенең сервис үзәген һәм тракторлар өчен запчастьләр кибетен ачкан. Муниципалитет эшкуарга җир участогын сайлауда ярдәм күрсәткән.

– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан гамәлгә кертелгән “Эшкуарлык сәгате” утырышлары үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады. 2019 елда үз проектын тәкъдим итеп 14 мең кеше ярдәм алган. Агымдагы елда 200 эш урыны булдырган 170кә якын проект тормышка ашырылган. Аларның инвестиция күләме - 490 млн сум, – ди БР эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.

2024 елның беренче яртысында Бакалы районында 29 “эшкуарлык сәгате” үткәрелгән. Эшкуарлар муниципалитетка тәкъдим иткән проектлар киңкырлы – җир участогы бирүдә булышлык итүдән алып бизнес-проектны тормышка ашыру өчен матди ярдәмгә сорауга кадәр.  

– Объектның Бакалы –Югары Яркәй юлында уңышлы урнашуы бизнесны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Ә  бизнес эшен алып баруда бизнес-шерифның  консультациясе һәм ярдәме килеп туган сорауларны тиз арада хәл итәргә булыша,– ди Сирин Юнысов.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: