Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 август , 12:05

Авыл хуҗалыгына игътибар зур

Кичә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашты.

Авыл хуҗалыгына игътибар зур
Авыл хуҗалыгына игътибар зур

Кичә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашты. Көн тәртибендә – авыл хуҗалыгы территорияләре үсеше, урып-җыю кампаниясен оештыру һәм төбәкнең федераль министрлык белән эшчәнлеге каралды.

Төбәк җитәкчесе авыл хуҗалыгы министрына һәм ведомсвто коллективына нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәтләрен җиткерде.

– Республика өчен бу зур әһәмияткә ия. Башкортстан агросәнәгать төбәкләренең берсе.  Бездә авыл җирендә 1,5 млн кеше яши. Һәм идарә итүче команда бу өлкәгә төрле яклап ярдәм күрсәтергә омтыла , – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Быел без чәчү эшләрен уңышлы башкардык. Җәйге һава торышы гына гади түгел, яңгырлар күп ява. Әмма агросәнәгатьне модернизацияләүнең планлы рәвештә алып барылганлыгын исәпкә алып, без яхшы уңышка өмет итәбез.

Төбәк Башлыгы билгеләвенчә, Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы булышлыгы белән соңгы биш елда техника паркын яңартуга

56 млрд сум бүленгән һәм 16 мең берәмлек төрле техника сатып алынган. Республика бу чыгымнарның бер өлешен каплатуга  8 млрд сум бүлгән.

Очрашу барышында территорияне комплекслы үстерү программасы үсеше турында да фикер алыштылар.

Ахырдан Радий Хәбиров Оксана Лутны Уфаның 450 еллыгы уңаеннан август ахыры-сентябрь башында узачак тантаналы чараларда катнашырга чакырды.  Шунда ук ел саен уздырыла торган “Сөт иле” фестивале планлаштырылган. Аның кысаларында Русия авыл хуҗалыгы катнашлыгында малчылык буенча зур киңәшмә уздыру да каралган.

фото: ufa.bezformata.com

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: