Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 август 2024, 17:53

Зилаер районын Һиндстанда да беләчәкләр!

Башкортстан медицина университетында белем алучы бер төркем һинд студентлары Зилаер үзәк район дәваханәсендә практика үтә.

Зилаер районын Һиндстанда да беләчәкләр!
Зилаер районын Һиндстанда да беләчәкләр!

Башкортстан медицина университетында белем алучы бер төркем һинд студентлары Зилаер үзәк район дәваханәсендә практика үтә. Практика үтү белән беррәттән чит ил кунаклары район тарихы, җирле халыкларның милли мәдәниятләре, гореф-гадәтләре, аш-сулары белән якыннан таныша. Стажировка барышында студентлар Зилаер район дәваханәсендә эшләүче өлкән коллегаларының эш тәҗрибәсен өйрәнә. Чит ил кунаклары исә ак халатлылырга инглиз телен өйрәнергә ярдәм итә.
Районга килгән беренче көннәрендә үк алар район хакимияте башлыгы Борис Мелкоедов белән очрашты. Башкорт гимназиясенең инглиз теле укытучылары белән берлектә район тарихны өйрәнү музеена, Сәүдәгәрләр урамы буйлап экскурсия оештырылды.
"Билгеле ки, Һиндстан белән Башкортстан Республикасын дуслык җепләре бәйли. Әлеге стажировка программасы да Башкортстан дәүләт медицина университеты белән Һиндстанның медицина учреждениеләре арасындагы халыкара бәйләнешне ныгытуга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, районның туристик җәлеп итүчәнлеген арттырырга булышачак",- ди Зилаер үзәк район дәваханәсенең баш табибы Данис Галин.

"Ауыл уттары" гәзите сайтыннан.

Зилаер районын Һиндстанда да беләчәкләр!
Зилаер районын Һиндстанда да беләчәкләр!
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: